Лаеш районының бер мәктәбенә Лев Толстой исемен бирергә тәкъдим иттеләр

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Лев Толстойның юбилее хөрмәтенә 2028 елда аның исемен Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә  бирүләре мөмкин. Шундый идеяне Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсенең рәисе Ирина Александровская ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте.

Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Ул ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тиешле күрсәтмәләр бирде.

Моннан тыш, бүген А.С. Пушкин тууына 226 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, Россия президенты Владимир Путинга Россия халыклары телләрен саклауда ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International