Түбән Камада 4 меңнән артык укучы белем алуны дәвам итә алачак

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

2024/2025 уку елында кабул итү кампаниясе барышында Түбән Камада булачак студентларны 4 меңнән артык урын көтә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин хәбәр итте.

Гомуми сан - 4 158 урын, шуларның 1 960 ы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бушлай укытуга бирелгән. Аларның 50 се генә унберенче сыйныф укучылары өчен билгеләнгән, ә күпчелеге - 1 910 урын  9 нчы сыйныф укучыларына исәпләнгән.

Моннан тыш, бюджеттан тыш 1 480 урын каралган - шулай ук  алар да башлыча тугызынчы сыйныф укучылары өчен (722 урын). Югары белем бирү системасы шәһәрдә урнашкан югары уку йортларында 291 бюджет урыны тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International