Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары информатика һәм чит телләр буенча БДИ тапшыралар

2025 елның 10 июне, сишәмбе

2025 елның 10 июнендә мәгариф оешмалары базасында информатика, чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханы (телдән) 56 пунктта  уздырыла.

 Имтиханнарны уздыруга 2377 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтиханнарны 3327 укучы тапшыра.

Информатика буенча БДИны  2382 катнашучы тапшыра.

Чит телләр буенча (телдән) имтихан тапшыруга  945 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән: инглиз теле - 936, немец теле - 9.

2025 елның 11 июнендә информатика, чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханы (телдән) мәгариф оешмалары базасында 23 пунктта уздырыла.

 

Имтиханнарны уздыруга 1769 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтиханнарны 2129 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.

Информатика буенча БДИны 1077 катнашучы тапшыра.

Чит телләр буенча (телдән) агымдагы елның 1052 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән:  инглиз теле  - 1040,  немец телендә – 3 , француз телендә -4, кытай теле буенча   3 укучы.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.

10 һәм 11 июньдә үткән БДИ нәтиҗәләре 24 июньдә расланачак. Нәтиҗәләрне имтиханнарда катнашучылар үз мәктәпләрендә яки Рособрнадзорның рәсми сайтының  "ГИА" бүлегендә  белә алалар. (https://checkege.rustest.ru/.)

БДИның төп чоры резерв көннәре 2025 елның 16 июненнән 23 июненә кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International