Сергей Кравцов "Артек" ның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты

2025 елның 10 июне, сишәмбе

9 июньдә Мәскәүнең  Халыкара балалар үзәгендә  "Артек"ның  юбилеена әзерләнгән "Артек" күргәзмәсе ачылды. ГУМның беренче һәм өченче линияләрендә урнаштырылган  стендларны  РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов карады.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы “Артек”ның  юбилее уңаеннан бөтенроссия күләмендәге күп кенә чаралар гамәлгә ашырыла, шул исәптән “Россия” милли үзәгендә концерт  узды, дип искәртте. Анда төрле яшьтәге артекчылар катнашты.

«Артек на все 100» күргәзмәсе ГУМда 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә "Артек"ның  үткәненә, хәзерге һәм киләчәгенә багышланган экспозицияләр тәкъдим ителгән. Кунаклар сирәк архив фотосурәтләрен күрә ала, ә һәр стендта  лагерь, традицияләр турында кыскача язма  бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International