2024/25 уку елы нәтиҗәләре буенча «Россия - минем офыклар» профориентация курсы Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан һәм Байконурның (Казахстан Республикасы) 8 млн нан артык укучысын үзенә җыйды. Гуманитар Проектлар фонды, "Киләчәккә билет" профориентациясенең Бердәм моделе федераль операторы, "Белем" Россия җәмгыяте белән партнерлыкта укучыларны сәнәгатьтә, цифрлы технологияләрдә, авыл хуҗалыгында, сәүдә, дәүләт идарәсендә һәм башка тармакларда Россиянең төп казанышлары белән таныштырды.
Уку елы дәвамында «Россия - минем офыклар» дәрестән тыш эшчәнлек курсы кысаларында мәктәпләрдә 6-11 сыйныф укучылары өчен 34 дәрес үткәрелде. Шуларның 20 се тармак дәресләре булды һәм партнерлар белән берлектә гамәлгә ашырылды. Укучыларны төп тармаклар һәм эре эш бирүчеләр белән таныштырдылар. Курсны озата бару һәм кирәкле һөнәрләр белән танышу өчен "Знание" Россия җәмгыяте гомуми дәвамлылыгы 11 сәгатькә якын булган 123 видеоролик әзерләгән.