Татарстан Республикасында математика буенча 2025 елның 27 маенда үткән имтиханнар нәтиҗәләре расланды.
Профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИны 8 562 укучы тапшырды (2024 елда - 7 245). Уртача балл 68,68 (2024 елда - 71,24). Минималь бусаганы 170 укучы үтә алмаган. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча 11 укучы 100 балл алган (2024 елда - 49).
Математика буенча йөз бал җыйган укучылар саны буенча Татарстан мәктәпләре арасында түбәндәге гомуми белем бирү оешмалары лидерлар булды:
Казан ш. Вахитов районының 131 нче лицее - 5 укучы, махсуслаштырылган фәнни үзәк - КФУның "IT-лицей" гомуми белем бирү интернат-мәктәбеннән 4 укучы.
Имтиханда 100 баллны "СОлНЦе" урта гомумбелем бирү мәктәп-интернаты һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицееның 1 әр укучысы җыйган.
БДИны төп дәрәҗәдәге математика буенча 6 534 укучы тапшырды. Уртача билге 4,27. 89 укучы канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган.