Сергей Кравцов белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа халыкара системасын формалаштыру планнары турында хәбәр итте

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

10 июньдә Казанда Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта (Татарстан Республикасы) III Халыкара мәгариф министрлары форумы эшенә багышланган матбугат конференциясе узды. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, төрле илләрдә инновацияләрне һәм белем бирүне үстерүне исәпкә алып, белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа объектив системасын булдыру планнары турында сөйләде.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы укучыларның башка илләрдәге тормышы турында белүләренең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

Матбугат конференциясендә шулай ук Көньяк Осетия Республикасы мәгариф һәм фән министры Аслан Лолаев, Үзәк Африка Республикасының Югары белем, фәнни тикшеренүләр һәм технологик инновацияләр министры Жан-Лоран Сисса-Магале, мәгариф министры Мьянма Ньюн Пхей һ.б лар катнашты.

Көньяк Осетия Республикасы мәгариф һәм фән министры Аслан Лолаев форумны оештыручыларга бөтен мәгариф системасының киләчәге турындагы әһәмиятле диалогның бер өлеше булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Форумда хөрмәтле кунаклар, экспертлар һәм экспонентлар мәгарифтәге глобаль тенденцияләр һәм чакырулар, цифрлы трансформация һәм инновацияләр, ЯИ һәм онлайн-укытуның роле, инклюзив белем бирү, укытучының роле һәм мәгариф сыйфаты, милли мәгариф системасын үстерү юллары һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак.

Форумны Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарих» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International