Россия көне алдыннан балалар иҗатының «Дети рисуют страну» 19 нчы республика телевизион конкурсы тәмамланды . Конкурс март аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты ярдәмендә старт алды. Быел акциядә бөтен республикадан 10 меңнән артык башлангыч мәктәп укучысы катнашты.
Ел саен бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ДАИ идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге һәм “Татарстан” ДТРК оештыра. Быел балалар ике тема арасыннан берсен сайладылар: Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мин патриот» һәм «Имин юллар».
Беренче нәтиҗәләр муниципаль этапта ясалды: җиңүчеләрне шәһәр һәм районнарда Балаларны яклау көнендә - 1 июньдә бүләкләделәр. Ә бүген "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге офисында Эксперт советы утырышы булды, анда республика этабында җиңүчеләрне сайлау өчен халык рәссамнары, парламентарийлар, җәмәгатьчелек һәм медиаҗәмәгатьчелек вәкилләре җыелды
Оештыручылар бүләкләр һәм призлар әзерлиләр, ә республика конкурсы лауреатларының исемнәрен 22 августта - Россия Дәүләт флагы көнендә игълан итәчәкләр.