Татарстан башкаласында 11 һәм 12 июньдә инде өченче тапкыр «Формируя будущее» мәгариф министрларының халыкара форумы узачак. Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта 30дан артык ил вәкилләре очрашачак.
Ике көн дәвамында форумда катнашучылар мәгарифтәге глобаль тенденцияләр, цифрлы трансформация һәм инновацияләр, нейрочелтәр һәм онлайн-укыту роле, инклюзив белем бирү, белем бирү сыйфаты, милли мәгариф системасын үстерү юллары һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак.
Быел форумга Камерун, Зимбабве, Мьянма, Лаос, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия һәм башка илләрдән делегацияләр киләчәк. Моннан тыш, чарада катнашу өчен ТР башкаласына Әфганстан вәкилләре дә килгән иде инде.
Форумда Россияне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итәчәк.
Фикер алышуның аерым темасы Россия тәҗрибәсен балалар үзәкләре эшендә өйрәнү булачак. Аерым алганда, мәгариф министрлары "Артек" халыкара балалар лагереның халыкара җәйге сменасында катнашучылар белән телекүпер уздырачак, лагерь быел үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтә.
Форум кунаклары өчен шулай ук эшлекле программадан тыш төрле чаралар әзерләнгән. Алар арасында - илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсендә - Иннополис Университетында булу.