Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылындагы балалар бакчасы бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Бүгенгә эшләр 84%ка үтәлгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1135 кв.м мәйданлы ике катлы бинада комплекслы реконструкция үткәрелә. Капремонт кысаларында түбәләр, тәрәзәләр алыштырыла, җылылык һәм вентиляция системалары яңартыла. Шулай ук янәшәдәге территорияләр дә төзекләндереләчәк.
Якын арада электромонтаж һәм бизәү эшләре башланачак. Моннан тыш, проект нигезендә, балалар бакчасына яңа җиһазлар кайтачак.
Балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.