Рөстәм Миңнеханов Владимир Мединский һәм Сергей Кравцов белән Татарстан Республикасында мәгариф үсеше турында сөйләште

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.

Сөйләшүләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды һәм мәгариф системасының киләчәктәге үсеше мәсьәләләренә багышланды.

Яклар мәгариф өлкәсенә заманча алымнар кертү, шулай ук уку процессының сыйфатын һәм аның һәркем өчен аңлаешлылыгын арттыру чаралары турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең стратегик һәм гамәли аспектларына да кагылдылар.

Очрашуда Татарстан Республикасыннан ТР Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International