Казан ратушасында «Минск һәм Казан: тугандашлык - үсешнең яңа драйверы» бизнес-форумы узды. Катнашучылар хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре һәм тугандаш шәһәрләр арасында эшлекле элемтәләрне киңәйтү турында фикер алыштылар. Утырыш нәтиҗәләре буенча Казан мэры Илсур Метшин билгеләгәнчә, рәсми рәвештә Казан һәм Минск узган елның декабрендә генә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйсалар да, ике шәһәр муниципалитетларының хезмәттәшлеге инде күп еллар дәвам итә һәм ул киңәя генә бара. Форум чаралары кысаларында 9 июньдә ректорлар Людмила Ногманова һәм Татьяна Мороз «Татарстан Республикасы мәгариф үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм « Минск шәһәре мәгарифне үстерү институты» мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Документ педагогик тәҗрибә алмашу, мәгариф практикаларын анализлау, фәнни казанышлар һәм алдынгы педлар трансферы буенча уртак эшчәнлекне күздә тота.