Бүген Казанда «Формируя будущее» мәгариф министрларының III Халыкара форумы ачылды. Чара Казанда Б.Рәмеев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза.
Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Рәис Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеомөрәҗагать юллады.
Форум халыкара белем бирү мохитен, тәрбия, белем бирү сыйфатын һәм аны бәяләү системасын, белем алу мөмкинлеге системасын, педагогика, белем бирү инфраструктурасын, икътисадны үстерүдә, яшьләр белән эшләүдә, балалар ялын оештыру буенча фикер алышу өчен ачык мәйданчык булып тора.
Форумда катнашучылар - ведомстволар җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы оешмалар вәкилләре җитәкчелегендәге Россия Федерациясе дустанә илләре делегацияләре.
Сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга Казанның өченче тапкыр шундый әһәмиятле чараны уздыру мәйданчыгына әверелүе өчен рәхмәт белдерде.