РФ Мәгариф министры Сергей Кравцовның Россия көне белән котлавы

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Бүген безнең илебез Россия көнен бәйрәм итә – ул халыклар бердәмлеген, тарихыбызның бөеклеген һәм иртәгесе көнгә ышанычны символлаштыручы бәйрәм. Бу көн безгә хәзерге Россиянең нигезе булган күп гасырлык традицияләр, бабаларыбызның батырлыклары, бөек казанышлары турында искә төшерә.

Авыр вакытларда Ватанны яклаган батырлар, ватаныбыз мәдәниятен таныткан галимнәребез белән горурланабыз.

Яңа буын тәрбияләгән ата-аналарга һәм укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Нәкъ менә гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, көллияттә һәм югары уку йортларында Ватанга мәхәббәт, аның тарихына хөрмәткә нигез салына. Безнең бурыч - балаларга белем бирү генә түгел, ә ныклы әхлакый юнәлеш бирү.

Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар телим!


 

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International