Фальков: Югары белем бирүнең яңа моделенә күчү 2026-2027 елларда башлана

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары белем бирүнең яңа моделенә масштаблы күчү сроклары турында әйтте. Аның сүзләренчә, реформаны тулы күләмдә гамәлгә ашыру ике елдан - 2026-2027 елларда старт алачак. Бу хакта ул РИА Новости интервьюсында хәбәр итте.

Югары белем реформасы Россия Президентының белем бирүнең илкүләм системасын камилләштерү турындагы указы кысаларында уздырыла. 2023 елның маенда пилот проекты эшли башлады, анда илнең алты әйдәп баручы университеты катнаша: Мәскәү авиация институты, МИСИС фән һәм технологияләр университеты, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Балтыйк федераль университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм Томск дәүләт университеты.

Пилот проекты кысаларында студентлар база һәм махсуслаштырылган югары белем ала. Шулай ук аспирантура фәнни-педагогик һәм фәнни-тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлтелгән һөнәри белем бирүнең аерым төренә дә бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International