«Артек» юбилее, физика һәм мәдәни алмашу: «Формируя будущее» форумының финалы ничек узды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Россия белән хезмәттәшлек перспективалары турында Казанда «Формируя будущее» III Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучылар рәсми булмаган шартларда "эшлекле иртәнге ашта" фикер алыштылар. Б. Рәмиев исемендәге IT-парк холлында мәгариф һәм фән өлкәсендәге проектлар күргәзмәсе эшен дәвам итте. Аларның кайсылары чит ил кунакларын кызыксындыруы турында “Татар-информ” күзәтүчесе белеште.

Форумның соңгы эш көнендә "Артек"та халыкара җәйге сменада катнашучылар белән аның 100 еллык юбилеена багышланган телекүпер узды. Ә күргәзмәдә балалар ялының популяр мәйданчыгы турында бәян иткән стенд эшләде.

Стенд Сенегал, Конго, Мисыр, Төньяк Корея һәм Үзбәкстан вәкилләрен кызыксындырган. Чит ил кунаклары үз илләренең балаларына "Артек"ка ничек эләгергә мөмкин икәнлеген сорашканнар.

Удмуртиядән инженер-педагогия университеты вәкилләре форум эшендә инде өченче тапкыр катнашалар. Алар чит илләрдә физика һәм математиканы популярлаштыру буенча "акыл көче" халыкара проекты турында сөйләделәр.

Әлеге проект Куба, Венесуэла, Мисыр, Зимбабве вәкилләрендә кызыксыну уятты.

"Классная дружба" исемле икенче балалар белем бирү проекты Зимбабве, Венесуэла, Нигерия, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗаннан килгән кунакларның игътибарын җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International