Казанда үткән «Формируя будущее», III Халыкара мәгариф министрлары форумы катнашучылар Россия һәм Татарстан мәгариф системасына зур кызыксыну күрсәттеләр. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Поминов билгеләп үткәнчә, бүген көннең икенче яртысында чит ил делегацияләре вәкилләре Казанның мәгариф оешмаларында булачак. Бу мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре.
«Формируя будущее» мәгариф министрларының III Халыкара форумы Казанда 11 һәм 12 июньдә узды. Аны оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм "Минем тарих" гуманитар фәннәргә ярдәм фонды.