Татарстан бюджетыннан ятим балалар өчен фатирлар сатып алуга 320 млн сумга якын акча бүленәчәк

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Татарстанда ятим балалар өчен 81 фатир сатып алачаклар. Бу максатларга республика бюджетыннан 319,8 млн сум акча бүленәчәк. Торак биналарны сатып алу турында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы игълан итте, диелә дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендерда.

Документлар нигезендә, 40 фатир Яшел Үзән районында һәм Яшел Үзәндә, алты фатир - Кукмара районында, 16 фатир - Саба районында, 16 фатир - Тукай районында, ике фатир - Теләче районында һәм берсе - Чирмешән районында сатып алачаклар.

Сатып алынган һәр торакның мәйданы 24 кв. метрдан да ким булмаска тиеш, йортлар 2015 елдан да алдан төзелмәгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International