2025 елда Татарстанда яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү программасына 27,5 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды, ул Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында республика Фәннәр академиясе белән бергә гамәлгә ашырыла. Акчалар торак сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган субсидияләр бүленәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, 2024 елда 658 яшь гаилә ул җитәкләгән ведомство программалары аша торак шартларын яхшырта алган.
Ведомство башлыгыәйтүенчә, Татарстанда «Иң яхшы яшь галим» һәм «Иң яхшы яшь укытучы» конкурсларында премияләрне арттырганнар - һәр чараның приз фонды 1 млн сумнан артып киткән.