Сергей Кириенко, Дмитрий Чернышенко, Сергей Кравцов һәм Леонид Слуцкий 108 артекчыга паспортлар тапшырдылар

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

13 июньдә "Артек" Халыкара балалар үзәгендә илебезнең 108 артекчысына беренче паспортларын тапшыру тантанасы булды.

Балалар Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе башлыгы Леонид Слуцкий кулыннан рәсми документлар алды.

Тантана “Артекның” 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Янтарный» балалар лагереның спорт сараенда узды. Беренче паспортларны тапшыру буенча традицион акция һәр сменада якынча 30 бала катнашында уздырыла.

Паспорт белән бергә балаларга Россия Федерациясе Конституциясен һәм "Артек"тан сувенирлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International