12 июльдә «Формируя будущее» III Халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында катнашучылар артекчылар белән телекүпер аша аралаштылар. Хәзерге вакытта дөньяның 30 иленнән 3,5 меңгә якын бала лагерьда үзләренең җәйге каникулларын уздыра. Камералар алдында җыелган балалар форумда катнашучыларны төрле телләрдә сәламләделәр. «Артек» директоры Константин Федоренко Халыкара балалар үзәге эшчәнлеге, аның традицияләре турында сөйләде, шулай ук форумда катнашучы илләрдән балаларны кунакка чакырды.
Аның сүзләренә караганда, көн саен "Артек"ның территориясендә, Кырым Республикасы һәм Севастополь герой-шәһәре территорияләрендә 300 гә якын белем бирү программасын гамәлгә ашыра.