Казанга РФ Оборона министрлыгының тематик поезды киләчәк

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Чәршәмбе, 18 июнь көнне,сәгать 9:30да “Казан-1” тимер юл вокзалына РФ Оборона министрлыгының «Единство в памяти. Сила в подвиге» бөтенроссия акциясе кысаларында “Җиңү поезды” киләчәк.

Татарстанлылар өчен эшелон буенча экскурсия уздырачаклар, аның составына Бөек Ватан сугышы вакытындагы хәрби техника макетлары булган вагоннар, нацизм идеологиясе турындагы экспозиция һәм серле архив документлары күргәзмәсе керәчәк. Шулай ук кунаклар Коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләре, Хәрби-диңгез флоты, Һава-десант гаскәрләре экспозицияләрен күрәчәк. Поезд составында шулай ук «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия хәрәкәтенең махсуслаштырылган вагоны да бар, аның экспозицияләре Ватанны саклаучыларның батырлыкларына, патриотик тәрбия тарихына һәм хәрәкәттә катнашучыларның казанышларына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International