Дмитрий Чернышенко: Россия киләсе 100 елда көчле, суверен һәм чәчәк атучы ил булачак

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

"Россия алдагы 100 елда көчле, суверен, тыныч ил булачак", -"Артек"ның 100 еллыгына багышланган тантаналы линейкада катнашучыларны мондый сүзләр белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сәламләде. Анда киләчәк буыннар өчен теләкләр язылган капсула салдылар. Ул 100 елдан - 2125 елда ачылыр дип көтелә.

Чара үзе "Морская" балалар лагеренда узды, моннан 100 ел элек дүрт брезент палаткадан бу урында легендар "Артек" тарихы башланган. Очрашуда шулай ук РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, "Артек" МДЦ директоры Константин Федоренко һәм артекчылар үзләре катнашты.

"Артек" директоры Константин Федоренко билгеләп үткәнчә, лагерь тарихында 1 миллион 800 меңнән артык артекчы ял иткән.

Халыкара балалар үзәгенең тугыз мәйданчыгында Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 29 чит илдән 3 меңнән артык бала җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International