Финал этабы 15 июньдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург һәм "Сириус" федераль территориясендә узды.
Йомгаклау этабында Россия Федерациясенең 50 төбәгеннән 400 дән артык укучы катнашты.
Шуларның 22 се информатика буенча мәктәп укучылары олимпиадасының республика этапларында, Мстислав Келдыш исемендәге информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабында яки "Сириус" мәгариф үзәгендәге “Информатика.Юниорлар”программасынның сайлап алуында катнашкан Татарстан укучылары. Финалистлар программалаштыру буенча биремнәр чиштеләр, аларны үтәүгә дүрт сәгать вакыт бирелде.
Нәтиҗәләр буенча республика укучылары беренче дәрәҗә, икенче дәрәҗә һәм өченче дәрәҗәдәге 4 әр – барлыгы 12 диплом белән бүләкләнделәр.