Көньяк Африка вәкилләрен "Киләчәккә билет" һөнәри проекты кызыксындырды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

«Формируя будущее» мәгариф министрларының халыкара форумында катнашучы Эсватини Корольлегенең мәгариф һәм һөнәри әзерлек министры Оуэн Нхуаз Казанда "Киләчәккә билет" профориентация проекты стенды белән зур кызыксыну белдерде. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россиядә һәм Африкада һөнәрләр аерылуга карамастан, профориентация методлары, "Киләчәккә билет" проекты кысаларында мәктәп укучыларын төрле белгечлекләр белән таныштыру ысуллары Ватанда файдалы булыр иде", - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International