Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Рәхмәтуллина Юлиягә паспорт тапшырды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

«Артек»ның 100 еллыгына багышланган алтынчы юбилей сменасында мөһим вакыйга булды.

107 яшь россияле, шул исәптән 2нче урта мәктәп укучысы Юлия Рәхмәтуллина да, кулларына беренче паспортларын алды.

Тантаналы чара югары дәрәҗәле затлар катнашында аеруча үзенчәлекле булды: Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Юлиягә паспортны шәхсән үзе тапшырды.

Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм ЛДПР партиясе рәисе Леонид Слуцкий катнашты.

Юлия билгеләп үткәнчә, бу истәлекле көн аның өчен зур юлның башы, Ватаныбыз хакына тулы казанышлар һәм җиңүләр башы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International