10-12 июньдә Калугада Россия хәрби-тарихи җәмгыяте оештырган төбәк тарихы буенча дәүләт дәреслекләрен эшләүчеләрнең Бөтенроссия конференциясе узды.
Конференциядә гуманитар өлкәдә РФ президенты идарәсе башлыгы Владимир Бочарников, РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова һ.б. лар катнашты.
Татарстан делегациясен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов һәм Казан шәһәре тарих укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Борһанова тәкъдим итте.
Конференциядә төбәк тарихын укыту мәсьәләләре, В.Р. Мединский редакциясендә яңа федераль дәреслекләр һәм 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган яңалыклар турында фикер алыштылар. Татарстан Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылган дәреслек проектын тәкъдим итте. Хәзер ул федераль дәреслекләр исемлегенә кертү буенча федераль экспертиза уза.