Көллиятләр һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча илкүләм рейтинг басылып чыкты. «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» әзерлек юнәлеше буенча әйдәп баручы югары уку йортлары исемлегенә Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы 33 уку йорты керде.
Укучыларны эшкә урнаштыру буенча иң яхшы унлыкка Мәскәү шәһәр педагогика университеты, Мәскәү дәүләт педагогика университеты, Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты, Мәгариф дәүләт университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (Татарстан Республикасы) һәм Амур гуманитар-педагогика дәүләт университеты (Хабаровский крае) керде.
Рейтинглар белән сайтта җентекләбрәк танышырга мөмкин.