2025 елның 20 июнендә "Профессионалитет" федераль проекты көллиятендә һәм техникумнарында кабул итү кампаниясе башлана. Абитуриентлар илнең 86 төбәгендә 1 470 мәгариф оешмасына документлар тапшыра ала. Уку программалары эш бирүчеләр белән берлектә төзелгән, булачак белгечләрне гамәли әзерлеккә басым ясала.
2025 елдан проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керде, ул яшьләргә һәрьяклап ярдәм итүгә, белем бирүне үстерүгә, илнең киләчәгендә яшьләрнең һөнәри аякка басуына һәм актив катнашуына юнәлтелгән.
Бүген «Профессионалитет» кластерлары икътисадның төп 24 тармагын үз эченә ала: болар - машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, җиңел һәм ягулык-энергетика сәнәгате, химия, атом, фармацевтика, электротехника тармаклары, мәгълүмат технологияләре, радиоэлектроника, төзелеш һәм транспорт тармаклары һәм башкалар.
2025 ел ахырына 86 төбәктә 506 кластер эшләячәк.
Ил төбәкләрендә «Профессионалитет» федераль проектында катнашучы көллият һәм компанияләр турында тулырак мәгълүматны https://япроф.рф сайтында белергә мөмкин.