Россиянең 1,2 меңнән артык югары уку йорты һәм 4 меңгә якын көллиятендә кабул итү кампаниясе башланды. Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте дип китерә РИА Новости.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, 2025 елда абитуриентларга югары уку йортларында 619 меңнән артык бюджет урыны һәм - урта һөнәри белем бирү оешмаларында 835 мең тирәсе урын каралган.
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, барлык бюджет урыннарының 73%тан артыгы гадәттәгечә төбәк вузларына бүленә.
Министр аңлатканча, бюджет урыннарының гомуми күләменнән 43% диярлек инженерия һәм заманча технологияләр белән бәйле юнәлешләргә туры килә - бу 246 мең урын. Өстенлекле өлкәләр арасында элеккечә медицина, педагогика, шулай ук иҗтимагый фәннәр кала.
Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә - алар өчен бюджет урыннарының гомуми күләменең 10%ыннан да ким булмаган күләмдә аерым квота каралган, бу 50 меңнән артык урын тәшкил итә. Өстәмә 2 мең урын югары уку йортларының әзерлек бүлекчәләрендә резервланган.
Шулай ук Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләреннән мәктәп тәмамлаучылар өчен ташламалар каралган.
2025 елда максатчан кабул итү квотасы бюджет урыннарының гомуми санының 23%тан артыграгын тәшкил итәчәк.