Миңнехановка Образцов йортын төзекләндерү проектын һәм Укытучы йортын реконструкцияләүнең барышын күрсәттеләр

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Образцов усадьбасын реставрацияләү проекты белән танышты, шулай ук Подлужная урамы, 49 йортта урнашкан һәм Укытучы йортын реконструкцияләү барышын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвестор, "Мирадель" ҖЧҖ, тарихи утарны кунак йорты һәм кафеитеп ясарга җыена. Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады. Аннары ТР Рәисе реконструацияләнә торган Укытучы йортында булды.

Хәзерге вакытка ике катлы бина инде төзелгән, коммуналь челтәрләр урнаштыру һәм түбә ябу эшләре алып барыла.

Өй янында укытучылар сквер ясау күздә тотыла. Төп мәйданда укытучыга һәйкәл куячаклар. Яңа киңлектә заманча форматларда төрле чаралар, ачык лекторияләр үткәрү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International