Иннополиста инженерлык белеме мәсьәләләре буенча фикер алышу секциясе узачак

2025 елның 27 июне, җомга

2025 елгы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә әзерлек кысаларында оештырыла торган секция утырышларының эше дәвам итә.

25 июньдә Югары Ослан районының Иннополис мәктәбендә “Инженерлык вертикале”: мәктәптә укучыларга һөнәри белем бирү мохитен булдыру һәм үстерү буенча республика август киңәшмәсенең секция утырышы узачак. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, Иннополис шәһәре мэры Дмитрий Вандюков, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, «Цифровое образования» СП генераль директоры Рубен Акопов, уку һәм методик эш буенча белем бирүне үстерү институты проректоры Лариса Шәмсетдинова, мәгариф идарәләре, методик үзәкләр җитәкчеләре, «Уңыш» программасы директорлары, Казан педагогика көллиятенең алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International