Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү срокларын аңлатты

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Якын араларда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы гуманитар һәм социаль-икътисадый юнәлешләргә керүчеләр өчен мәҗбүри булмаячак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышы барышында хәбәр итте.

Афанасьев белдергәнчә, министрлык мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен стрессыз  максималь нәтиҗәле күчеш тәэмин итәргә планлаштыра. Ул ачыклык керткәнчә, укучылар йомгаклау аттестациясенә таләпләрне алдан ук белергә тиеш, шуңа күрә имтихан алу моделенең ахыргы параметрлары агымдагы ел ахырына кадәр билгеләнәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, яңа тәртипне тулысынча гамәлгә кертү ике елга якын вакыт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International