Татарстанда югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстанда 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Ул 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Сорауларны 8(843)294-95-29 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Моннан тыш, шул ук вакытта югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак. Аңа 8(843)264-76-73 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Гражданнарны Кремль урамы, 9  йорт адресы буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында кабул итәчәкләр. Анда республика югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International