2 - 3 июль көннәрендә Түбән Новгородта Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумының төбәк этабы - бөтен Идел буе федераль округы укытучыларын берләштергән масштаблы һөнәри чара уза.
Форум Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 200 дән артык сыйныф җитәкчесен җыйды. Чара педагогик тәҗрибә алмашу, һөнәри үсеш һәм яңа профессиональ элемтәләр урнаштыру өчен мөһим мәйданчык булды.
Форумда Татарстан Республикасын күпьеллык стажлы тәҗрибәле җитәкчеләр, шулай ук яшь педагоглардаг торган делегация тәкъдим итә.