Көектә 340 урынлы балалар бакчасы төзелә

2025 елның 4 июле, җомга

Питрәч районының Көек  авылында 340 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объект «Гаилә» илкүләм  проекты кысаларында төзелә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта котлован эшләре беткән, фундамент һәм подвал стеналары корылган. Хәзер беренче катта кирпеч салу эшләре бара.

Бина ике катлы булачак, аның гомуми мәйданы 5724 кв.м. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 21%ы башкарылган. Төзелешне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International