1 сентябрьгә 81 нче мәктәп территориясендә мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы өчен спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

2025 елның 4 июле, җомга

Казанның Киров районындагы 81 нче мәктәп территориясендә 1 сентябрьгә заманча спорт мәйданчыгы төзиячәкләр. Мәгариф учреждениесе администрациясе белән килешенгәнчә, аңа укучылар гына түгел, шәһәр халкы да йөри алачак.

Теләгән һәркем җиңел атлетика белән шөгыльләнә алачак, спорт комплексында турникларда күнегүләр ясый алачаклар. Өстәл теннисы өчен зонаны аерым төзекләндерәчәкләр, шулай ук тамашачылар өчен эскәмияләр дә урнаштырачаклар.

Спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкка мәктәп укучылары өчен дә , шәһәр халкы өчен дә ике аерым керү оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International