Татарстан Республикасында 2025 елның 10 июленнән 16 июленә кадәр яшь геологларның XI Республика ачык кыр олимпиадасы узачак. Ярышларны Әлмәттә «Кояшлы» лагере кабул итәчәк.
Быел олимпиадада Татарстаннан 35 команда, шулай ук Белоруссия, Башкортстаннан һәм Красноярск краеннан өч команда катнаша. Ярышларга барлыгы 296 укучы һәм 72 җитәкче киләчәк.
Ярышта катнашучылар геологиянең төп юнәлешләре буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Олимпиада программасына 11 конкурс дисциплинасы керә.
Теоретик белемнәрдән тыш, катнашучылар практик күнекмәләр дә күрсәтергә тиеш: геологик маршрут узу, палаткалар урнаштыру, учак кабызу һәм беренче ярдәм күрсәтү.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча, 24 июльдән 4 августка кадәр Пермь краенда узачак Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстанның ике җыелма командасы төзеләчәк.