9 июльдә “Елмай” балалар паркы павильонында “Әти-әниләр нәрсә турында сөйләшә?” клубының чираттагы очрашуы була. Анда катнашучылар балаларны уку белән ничек мавыктыру турында белә алачак.
Спикер күп балалы әни, балалар укыту буенча белгеч, ТР Милли китапханәсе хезмәткәре һәм балалар китаплары клубын алып баручы Наталья Бородина булачак.
Әти-әниләр үз балалары өчен нинди балалар әдәбияты сайларга икәнен белә алачак. Спикер Наталья Бородина шулай ук балалар укудан баш тартса, нишләргә кирәклеге турында да сөйләячәк.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, башлана - 18:00 сәгатьтә.