Бөгелмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча иң югары нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Быел төрле фәннәр буенча 100 баллны җиде укучы җыйган. Балаларга акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Иң югары баллны: Сафия Манасыпова (2 нче лицей) - химия буенча; Анастасия Маркелова (2 нче лицей) - рус теле буенча; Ярослава Петрова, Арина Лобачева һәм Дмитрий Субботин (6 нчы мәктәп) - рус теле һәм физика буенча; Анна Вдовина (7 нче гимназия) - әдәбият буенча һәм Эльвира Хөснетдинова (Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернат) - әдәбият буенча.
Дамир Фәттахов чыгарылыш укучыларын уңышлары белән котлады, педагогларга һәм ата-аналарга нәтиҗәгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм балаларның киләчәккә планнары белән кызыксынды.