Россия Мәгариф министрлыгының педагоглар сайлау буенча кайнар линиясе ачылды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан, укытучыларны һәм башка педагогик хезмәткәрләрне оператив эзләү максатыннан, мәктәп директорлары өчен педагоглар сайлау буенча кайнар линия эшли башлады.

Кайнар линия эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли.

Һәр гариза мөрәҗәгать иткән көннән башлап өч эш көне эчендә эшкәртеләчәк.

Сораулар белән 8 (800) 200-91-85 телефоны аша яисә электрон почта адресына мөрәҗәгать итәргә була: pedagog@edu.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International