Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актаныш районына эш сәфәре белән барды, аның барышында районның төп мәгариф һәм яшьләр инициативалары белән танышты.
Район башлыгы Ленар Зарипов озатуында министр “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган Яңа Әлем мәктәбендә капиталь ремонт барышын бәяләде. Мәктәпне модернизацияләү яшь буынны укыту өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Советлар Союзы Герое Х. Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбенә баруга аерым игътибар бирелде, анда министр тәрбияләнүчеләрнең белем бирү процессы һәм яшәү шартлары белән танышты.
Сәфәрнең соңгы пункты "Бүләк" сәламәтләндерү лагеренда булды, анда хәзерге вакытта Россиянең тугыз төбәгеннән балалар ял итә. Илсур Һадиуллин балалар белән аралашты, аларның кәефләре белән кызыксынды.