Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов 2025 елгы имтихан кампаниясенә беренчел нәтиҗәләр ясады. "Россия сегодня" Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ул БДИның төп чорын оештыру югары дәрәҗәдә һәм җитди хокук бозуларсыз узды, дип хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы быел укучыларга йөкләнешнең тәртипкә салынуын, бу укытучыларның эш вакытын нормага китерергә ярдәм итүен билгеләп үтте. Бюрократик йөкләнешне киметү һәм квалификация күтәрүнең тотрыклы системасы булдыру өчен шартлар тудырылды. Укытучыларга хезмәт өчен түләүнең яңа системасы өстендә эш алып барыла.
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгының педагоглар сайлау буенча кайнар линиясе ачылды. Ул мәктәп директорларына укытучыларны һәм башка хезмәткәрләрне, шулай ук эш эзләүче укытучыларга оператив эзләү максатында оештырылды.