Менделеевск шәһәренең 2 нче мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары истәлегенә тантаналы митинг узды. Һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә мәктәп фасадында мемориаль такталар урнаштырдылар.
Митингка аларның туганнары, хезмәттәшләре, мәктәп укытучылары, шәһәр халкы, шулай ук мөхтәрәм кунаклар - ветераннар советы рәисе Габибулла Әхмәтов, «Поселок» ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова, МХО ветераннары җыелды.
Бу көнне мәктәп елъязмасына Александр Соболев, Валерий Прокудин, Иван Сырышев, Марсель Якупов һәм Ринат Гәрәев исемнәре мәңгегә теркәлде.