РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Ректорлар берлеге Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, югары уку йортларына гуманитар юнәлешләргә керүчеләргә тарих буенча мәҗбүри дәүләт имтиханын (БДИ) билгеләү турында карар әзерләү өчен эшче төркем оештырылачак, шулай ук мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләү сроклары турында сөйләде. Чара 8 июльдә М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) фундаменталь китапханәсендә узды.
«22 июньдә Россия Президенты тарих дәреслеге авторлары белән очрашу үткәрде. Анда югары уку йортларында кайбер белгечлекләр өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү турындагы тәкъдим яңгырады. Рособрнадзор белән без якын арада уртак эшче төркем төзиячәкбез. Анда Президент Администрациясе вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, вуз ректорлары, фәнни вәкилләр катнашачак. Без тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү сроклары һәм механизмы буенча ахыргы карарны әзерләячәкбез ", - дип билгеләде Сергей Кравцов.