Россиядә югары уку йортларына гуманитар юнәлешләргә укырга керүчеләргә тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү мөмкинлеген эшләү өчен эшче төркем булдырачаклар. Мондый карар Россия Ректорлар берлеге Советы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
"Рособрнадзор белән якын арада уртак эшче төркем төзиячәкбез. Анда Президент Администрациясе вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, вуз ректорлары, фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Без тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү сроклары һәм механизмы буенча ахыргы карарны әзерләячәкбез ", - дип белдерде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мондый карарны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хуплады. Аның фикеренчә, гуманитар белгечлекләргә керүчеләр өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү булачак белгечләрнең тарихи грамоталылык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу әзерлекле абитуриентларны сайларга ярдәм итәчәк, шулай ук барлык гуманитарийлар өчен бердәм белем базасын тәэмин итәчәк, дип саный ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.