Быелгы уку елында Нурлат районының дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл алды, ә 57 укучы мәктәпне медальләр белән тәмамлады- 33 алтын һәм 24 көмеш медаль. Бу казанышлар мәктәп укучыларының, аларның укытучыларының һәм ата-аналарының күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе.
1 нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган Алия Ураева белән Диана Мөхәммәтҗанова үз нәтиҗәләре белән горурланалар. Алия әдәбияттан 100 балл, Диана – информатикадан 100 балл алды. Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен кызлар бер ел гына әзерләнмәгәннәр.
Информатика буенча тагын бер укучы 100 балл алды, ул- Егоркино мәктәбеннән Богдан Евграфов. Алтын медаль иясе, «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры.
Химия буенча иң югары баллны Фомкино авылыннан Рифат Абдрахманов алды. Ул, апасы үрнәгендә, Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә ниятли.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина әйтүенчә, быел медалистлар саны 13 кешегә арткан.