9 июльдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының спорт һәм мәгариф учреждениеләре өчен укытучылар әзерләүнең интеграцияләнгән программасын тәмамлау турында дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Алты чыгарылыш сыйныф укучысы биш юнәлеш буенча яңадан һөнәри әзерлек турында дипломнар алды: тренер сайланган спорт төрендә, физик культура укытучысы, ОБЖ укытучысы, өстәмә белем укытучысы, АФК инструкторы.
Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов мәгариф турындагы документларны тапшырды.
Аларны Татарстан мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова тәбрикләде.
Яңа уку елында әлеге программага тагын 12 абитуриент кабул итү планлаштырыла.