Татарстанда «Премьера» студентлар театрлары фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Студентлар һәм яшьләр театрларының II ачык телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Гариза бирү өчен спектакльнең видеоверсиясен festival-premiera@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Фестиваль ике форматта уздырыла:

Ирекле - катнашучылар мөстәкыйль рәвештә әдәби-драматургия материалын сайлый һәм конкурс программасы кысаларында спектакль тәкъдим итә.

Мәҗбүри - иҗади коллектив Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган материал сайлый.

Коллективларга берьюлы ике форматта катнашу рөхсәт ителә. Шул ук вакытта һәр спектакльнең озынлыгы 1 сәгать 20 минуттан артмаска тиеш, һәм алар антрактсыз күрсәтелә.

Фестивальдә катнашуга студентлар һәм яшьләр театрлары, театр коллективлары һәм урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең, шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр оешмаларының иҗади лабораторияләре чакырыла. Төп шарт - катнашучыларның кимендә 50%ы студентлар булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International