А.А. Лиханов исемендәге «Намус» Халыкара гуманитар премиясе гамәлгә куелган

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Россия балалар фонды тарафыннан Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, РФ Иҗтимагый палатасы һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә икенче тапкыр А.А.Лиханов исемендәге «Намус» халыкара гуманитар премиясе үткәрелә. Ул балалар мәнфәгатьләрендә хәйрия эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларның казанышларын иҗтимагый тануның иң югары чагылышы булып тора һәм ил тормышында яңа этапта балалар хәйриячелеген үстерүгә хезмәт итә.

Беренче конкурс елы ук премиянең чын мәгънәсендә халыкчан булуын һәм бөтен илне диярлек колачлавын күрсәтте: оештыру комитетына 63 төбәктән 300дән артык гариза керде. Кандидатлар арасында җәмгыятьнең барлык катлау вәкилләре - педагоглар, табиблар, китапханәчеләр, социаль хезмәткәрләр, сәнгать эшлеклеләре, хәрби хезмәткәрләр, хәйриячеләр, волонтерлар - үзләренең буш вакытларын, көч һәм акчаларын балалар өчен сарыф итүче кешеләр бар иде.

«Намус» премиясенең Гран-при иясе уникаль бүләк - бала күз яшенең стилизацияләнгән тамчысы рәвешендә ясалган статуэтка алачак. Лауреатларга медальләр һәм истәлекле дипломнар тапшырылачак.

А.Лиханов исемендәге “Намус” Халыкара гуманитар премиясе лауреатларының исемнәрен 2025 елның 13 сентябренә, А.А.Лихановның туган көненә игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 2025 елның 14 октябрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International